БЕЗНЕКЕЛӘР: Гөлназ Федорова – “Хезмәт кешесе” премиясе призеры 🥉“Кама” фәнни-техник үзәге” җәмгыятенең тикшеренүләр һәм эшләнмәләр бүлеге начальнигы урынбасары Гөлназ Федорова “Хезмәт кешесе” илкүләм премиясендә республика этабының “Технологик лидер” номинациясе призерлары өчлегенә керде. 🔹Конкуренция җитди: республика этабында 200дән артык тәҗрибәле профессионал катнаша. Гөлназ Федорованың фән өлкәсендәге күп еллык хезмәт нәтижәләре экспертлар тарафыннан югары бәяләнә. 👩🔬 Гөлназ мәктәптә укыган да ук фәнгә тартыла. Һөнәр сайлаганда, “Кама” фәнни-техник үзәгендә лаборант булып эшләгән әнисе киңәшен тотып, химия-технология институтына укырга керә. Кызыл дипломлы кыз хезмәт сукмагындагы беренче адымнарын КАМА TYRESта ясый. Институтта техник әдәбиятне инглиз теленнән русчага тәрҗемә итү белгечлеге буенча белем алуы да ярдәм итә. 🚀 Хезмәтен иҗади якын килеп башкаруы аңа төрле дәрәҗәдәге бәйгеләргә юл ача. Ә инде аларда яулаган уңышлары коллективта, компания, ахыр килеп, Татарстанның профессионал инженерлары даирәсендә танылырга нигез була. 🛞 Гөлназ Наил кызы җитәкчелегендәге коллектив югары күрсәткечле яңа шина модельләре өчен резина катнашмаларын синтезлау буенча фәнни-тикшеренү эшләре алып бара. Уңышның сере – үзеңнән башлау. Лидерлык – ул, беренче чиратта, шәхси үрнәк. Җитәкчегә, команданы үсеш юлыннан алып бару өчен, кызыксынучанлык күрсәтү, дөрес максатлар куя белү таләп ителә. Шул чакта коллектив югары хезмәт нәтиҗәләренә омтылачак һәм потенциалын ачачак. 🤝 Ул “Кама” фәнни-техник үзәге командасының бердәм эшен билгеләп үтә: лабораториядә уникаль рецептуралар эшләүдән алып әзер продукция чыгаруга кадәр. Коллективтагы шундый эзлекле һәм нәтиҗәле хезмәт – аның директоры Марат Хафизовның тырышлыгы. Аның җитәкчелегендә предприятиедә фән һәм производствоның бергә эшләве өчен шартлар тудырыла. Бу исә югары технологияле продуктлар җитештерергә мөмкинлек бирә. ♥️ Гөлназ остазы – үзәк директоры урынбасары – баш технолог Эльвира Гореловага рәхәтле булуын әйтә. 📅 Илкүләм премия җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләү тантанасы 31 октябрьдә, “Kazan Digital Week 2026” Халыкара форумы һәм “Иң яхшы һөнәр иясе” бәйгесенең федераль этабы кысаларында узачак. 🎉 Гөлназ Наил кызын әлеге казанышы белән котлыйбыз! #KAMATYRES #Безнекеләр #Горурланабыз #Хезмәт Кешесе